top of page

Универсаль уку гамәлләре

Универсаль уку гамәлләре составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 блок аерып күрсәтелә:

  1. Шәхескә бәйле гамәлләр

  2. Юнәлеш алуга караган гамәлләр

  3. Танып белү гамәлләре

  4. Коммуникатив гамәлләр

Шәхескә караган универсаль гамәлләр укучыга әхлак

нормаларын белергә, эш-кыланышларны һәм вакыйгаларны кабул ителгән тәртип нормалары белән чагыштырырга, тәртибеңә бәя бирергә өйрәтәләр. Монда 3 төрле гамәл аерып күрсәтелә: 1) шәхси, һөнәри, тормышта үзбилгеләнү; 2) мәгънә барлыкка китерү: укуның нәтиҗәсе белән этәргече арасында мөнәсәбәт урнаштыру; 3) әхлак, этика нормалары кысаларында үз урыныңны билгеләү, юнәлеш ала белү, үзләштерелгәнгә бәя бирү.

Юнәлеш алуга (регулятив) караган гамәлләр балаларга үзләренең уку эшчәнлеген оештыру мөмкинлеге бирә. Мондый гамәлләргә түбәндәгеләр керә:

  • максат кую – үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;

  • планлаштыру – азаккы нәтиҗәне күз алдында тортып, ике арадагы максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү, эш тәртибен билгеләү;

  • прогноз кую – көтелгән нәтиҗәне  сиземләү;

  • тикшерү – бирелгән үрнәктән тайпылыш яки аермалык булу-булмавын ачыклау максатыннан эш алымын һәм аның нәтиҗәсен бирелгән үрнәк белән чагыштыру;

  • коррекция – башкарылган эш, аның нәтиҗәсе үрнәк белән туры килмәгәндә, планга өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертү;

  • бәяләү – үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау;

  • үзрегуляция – көч һәм энергияне туплау, ихтыяр көче кую (дәлилләр бәрелеше булган очракта кирәклесен сайлау), каршылыкларны җиңеп чыгу сәләтенә ия булу.

Танып белүнең универсаль гамәлләре гомумуку, логик, проблема кую һәм аны чишү гамәлләрен берләштерә.

Гомумуку универсаль гамәлләре:

  • танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм әйтеп бирү;

  • кирәкле информацияне эзләп табу, компьютер чараларын куллану;

  • белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу;

  • уй-фикерне сөйләмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру;

  • бурычларны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау;

  • рефлексия – эш-хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын, эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

  • текст укуның максатын аңлап һәм уку төрен шул максаттан чыгып сайлау нәтиҗәсендә аңлап укуга ирешү;

Танып белүнең универсаль гамәлләре арасында аерым бер төркем – тамга-символик гамәлләр бар:

  • модельләштерү

  • әзер модельне үзгәртү.

Логик универсаль уку гамәлләре:

  • анализ – төп һәм мөһим булмаган билгеләрен аерып алу өчен, объектны тикшерү;

  • синтез – аерым кисәкләрдән бер бөтен төзү, кирәк булганда, җитмәгән компонентлар  өстәү;

  • объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;

  • төшенчәгә китереп җиткерү, нәтиҗә чыгару;

  • сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне ачыклау;

  • фикер йөртүнең логик чылбырын тезү;

  • исбатлау;

  • гипотеза әйтү һәм аны дәлилләү.

Проблема кую һәм аны чишү:

  • проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

  • иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын мөстәкыйль табу.

Коммуникатив гамәлләргә  түбәндәгеләр керә:

  • укытучы һәм сыйныфташлар белән  хезмәттәшлекне планлаштыру;

  • сораулар кую – информация эзләү, туплауда хезмәттәшлек;

  • конфликтларны чишү;

  • әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү;

  • үз фикереңне тулы һәм төгә итеп әйтә белү.

  Эш нәтиҗәләре

            Керүчеләр саны

   Вакыйгалар календаре
         Һава торышы

Безнең мәктәбебезне генерал- полковник, СССР ның оборона Министры урынбасары - Ачалов Владислав Алексеевич тәмамлаган.

         Безнең мәктәп
        Уртаклашырга
  • Vkontakte Social Icon
  • Facebook Social Icon
  • Twitter Social Icon
  • YouTube Social  Icon
  • Pinterest Social Icon
  • Instagram Social Icon
                Меню 
     Аралашып яшик

Отлично! Сообщение получено.

Тухватуллина Зулейха. Сайт создан на Wix.com

bottom of page