
Тел, әдәбият һәм сәнгать
Укытучының шәхси сайты
Гыйлем күңел күзен ачар, наданлыкны бетерер
Укучыларыбыз язган шигырьләр
8 нче сыйныф укучысы Садыкова Энҗе
Язгы ташу
Яз- матур җитеп, мартлар үтүгә,
Күңелем ашкына язгы ташуга.
Апрель башында хәбәр тарала,
"Боз кузгалган бит", әйдәгез, шунда.
Бала-чагасы, әби-бабасы
Ашыга тизрәк елга буена,
Кемнәрне генә күрмисең монда,
Баралар кебек Сабан туена.
Кояш елмаеп, күзләрен кыса,
Аның нурыннан күзләр камаша.
Ак кораблардай бозлар узыша,
Бу матурлыкны кылдым тамаша.
Бер-берсен куып, бозлар йөгерә,
Хушлашкан кебек, ярга бәрелә.
Күңелләр тула, йөрәк җилкенә,
Язгы җилләрдә таллар селкенә.
Якты дөньяның шушы мизгелен,
Күрергә язсын һәрбер язында.
Болар барсы да-Ходай бүләге,
Саклыйк без аны, исән чагында!
5 нче сыйныф укучысы Төхвәтуллина Айзилә
Яз җитә
Басуларда калын карлар ята,
Кышның китәсе килми.
Бураннар да бераз дулап ала,
Язны кертәсе килми.
Күк йөзендә кояш балкый,
Яз җиткәнен белдереп.
Түбәләрдән тамчы тама,
Яз җиткәнен сиздереп.
Урамнарда гөрләвекләр ага,
Инешләр ташый тулып.
Сыерчыклар матур җырын суза,
Оя өстенә кунып.
Әтәчләр тавыш бирә,
Тавык йөри тибенеп.
Казлар да каңгылдаша,
Яз җиткәнгә сөенеп.
9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов Рушан
Беренче мәхәббәт.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Синең сылу буеңа.
Туйганчы карар идем,
Тулган айдай йөзеңә.
Йөрәгем тибә дөп-дөп,
Сине күрәсе килеп.
Сизә минем йөрәгем,
Син –минем мәхәббәтем!
Кемне сөясең икән?
Шуны беләсем килә.
Серле күзләреңә карап,
Сөям диясем килә.
Яратам дидем сиңа,
Әйттең елмаеп кына:
“Иртәрәк әле сиңа,
Әзерләнсәңче ДЙА га!”



