
Тел, әдәбият һәм сәнгать
Укытучының шәхси сайты
Гыйлем күңел күзен ачар, наданлыкны бетерер
Сайт турында мәгълүмат.
19 елдан артык балалар белән эшлим, аларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Әлбәттә, бер генә хезмәт тә киртәләрсез генә тиешле нәтиҗәләрне бирә алмый. Һәр яңа көн яңа ачышлар, яңа проблемалар тудыра, нәрсәләрдер эзләргә, табарга мәҗбүр итә. Мин дә шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым. Шушы тәҗрибәмне сезнең белән уртаклашу, һәм үземне яңадан-яңа гыйлемнәр белән баету өчен сайт булдырырга уйладым. Сайт татар теле һәм әдәбият укытучыларына, ата- аналарга, укучыларга атап эшләнелде.
Укытучылар сайтта дәрес эшкәртмәләре, тәрбия чаралары, эш программалары таба алалар.
Укучыларга тестлар, БРТ га әзерләнү өчен киңәшләр, сочинение язу үрнәкләре тәкъдим ителде.
Ата-аналарга балаларны тәрбияләү, алар белән аралашу, укуда ярдәм итү өчен психолог киңәшләре бастырылып барачак.
Төп биттә сайт турындагы мәгълүмат һәм мәктәп яңалыклары
Методик сандыкта эш программаларын, татар теле һәм әдәбияттан УМК ны таба аласыз.
Дәрескә материаллар бүлеге дәрес эшкәртмәләре, тестлар, контроль эшләр, презентацияләрне үз эченә алган.
БРТ һәм ТДИ бүлеге- татар теленнән имтиханнарга әзерләнү өчен сочинение язырга өйрәткән һәм тест үрнәкләрен үз эченә алган категория.
Тәрбия эше бүлегендә сыйныф җитәкчесенә кирәкле материаллар урын алган.
Укучыларыбыз иҗаты бүлегендә сез балалар иҗат иткән шигырьләр һәм сочинениеләр белән таныша аласыз. Аларның күбесе конкурсларда 1 һәм 2 нче урыннарны яулаган эшләр.
"Туган тел " мастер-класс категориясендә бу конкурска әзерләнүчеләр өчен кирәкле материаллар урнашкан.
ФДББС категориясендә универсаль уку гамәлләре турында аңлатма һәм татар теле белән әдәбияттан технологик карта үрнәкләрен таба аласыз.
Фәнни-тикшеренү эшләре бүлеге фәнни эшләрне башкарырга өйрәтүче материаллардан һәм республика конкурсларында призлы урыннарны яулаган эш үрнәкләреннән тора.
Эш нәтиҗәләре дигән слайд -шоуда белем бирү өлкәсендә ирешелгән уңышларыбыз чагыла.
Мәктәбебез яңалыклары
Муса Җәлилгә-110 ел

15 нче февральдә Муса Җәлилнең туган көне. Быел аның тууына 110 ел тулды. Бу көнне мәктәбебездә аңа багышланган кичә уздырылды. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, истәлекләр тыңладылар.
Габдулла Тукайга-130 ел






