
Тел, әдәбият һәм сәнгать
Укытучының шәхси сайты
Гыйлем күңел күзен ачар, наданлыкны бетерер
Укучыларыбыз язган сочинениеләр
Газиз әнием.
Әни, әнием! Нинди якын һәм ягымлы сүз. Бу сүзләрне әйтә алган кешедән дә бәхетлерәк кем бар икән дөньяда? Әниләр безне җил- давылдан саклаучы да, өебезне җылытучы да, ялгышлыклар эшләсәк кисәтүче дә, чәчтән сыйпап иркәләүче дә.
Минем әнием Замалиева (Низамова) Наилә Юныс кызы, 1979 нчы елның 16 июнендә, Урта Алатта Юныс һәм Илсиянең гаиләсендә, 2 нче бала булып, шатлык өстәп, дөньяга килә. Әнием 1986 нчы елда Урта Алатның 11 еллык мәктәбенә, 1 сыйныфка укырга керә. 1996 елда Акчарлак училищесына пешекче һөнәренә укырга керә. Монда тырышып ике ел укыганнан соң, 1998 елда ,, КП Родина” ашхәнәсенә пешекче булып эшләргә керә.
Әтием, Замалиев Ренат белән тормыш корып, мине һәм сеңлемне тәрбияләп устерәләр, безгә белм биреп, олы тормыш юлына әзерлиләр. Хәзерге вакытты әнием кибеттә кибетче булып эшли. Ул кешеләр белән сөйләшү җаен таба, кешеләр белән яхшы аралашып яши.
Әнием барысына да өлгерә. Буш вакытларында бәйли, китап укый. Миңа дәрес хәзерләргә булыша. Һәркөнне мине мәктәпкә озатып кала. Мәктәптән кайтканда әни өйдә булса, бигрәк рәхәт инде ул. Мин кайтуга чәйләр кайнатып, матур итеп елмаеп каршы ала. Ләкин кайбер көннәрне әнием эштә була шул. Ул һәрнәрсәне бик тәмле итеп пешерә. Бигрәк тә ул әзерләгән өчпочмак, мантыйны бик яратып ашыйбыз. Әниләрнең сүзләрен тыңларга,аларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Мин аның киңәшләренә һәрвакыт колак салырга, аңа һәр эштә булышырга тырышам. Мин үземнең әнием белән бик горурланам, һәм аңа зур рәхмәтләремне белдерәм.
Һәркемгә үз анасы газиз. Миңа да әнием бик кадерле. Мин яраткан әниемне Әниләр көне белән котлыйм. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек телим.
Гел шулай нур сибеп,
Яшә син,әнием!
Исәнлек –саулык сорап,
Дога колам,
Әниемнән аермасын
Берүк ходам!
Алат төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Җамалиева Лилия
Дәү әнием
Минем дәү әнием Сагиева (Вафина) Рушания Габдрахман кызы, ул 1949 елның 2 нче маенда Урта Алат колхозчылары Габдрахман бабай белән Мәрьям әбинең гаиләсендә, шатлык өстәп, дөньяга килә. 1956 елда Урта Алатнын 7 еллык мәктәбенә, 1 нче сыйныфка укырга керә. 1960 елда 4 татар сыйныфын тәмамлап , Рус Алатында 10 еллык мәктәпнең 5 нче сыйныфына укырга керә һәм 1964 елда 8 сыйныфны тәмамлый.1964 елда, 15 яшендә Дөбъязга эшкә чыгып китә һәм шул ук вакытта кичке урта белемне ала. 1970 - 1975 елларда үзебезнең авылда кибетче булып эшли. 14 ел колхозыбызда кассир, бухгалтер эшләрен башкара, аннан сон 13 ел почтада начальник булып эшли.
Әнием Казанга эшкә йөрүе сәбәпле, мине дәү әнием алты яшьтән карап, тәрбияләп үстерде. Дәу әниләрнең, әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәк. Олы кеше кирәкмәгәнне әйтми. Мин аның киңәшләренә һәрвакыт колак салырга тырышам.
Минем дәү әнием яшь чагыннан олыгайганчы авыл сәхнәләрендә жырлап йөргән. Ул бик матур жырлый. Дәү әниемнең куллары гажәеп назлы, уңган. Шул куллар белән пешергән ризыкны ашасаң, телеңне йотарсың. Ул камыр ризыкларын бик оста пешерә: гөбәдия, төрле бәлешләр, өчпочмаклар, кыстыбыйлар. Аш-су пешерү минем дәү әниемнең яраткан шөгыле.
Дәү әтием, Сагиев Наил белән тормыш корып, бергә 3 бала тәрбияләп үстерәләр , һәрберсенә белем биреп, олы тормыш юлына әзерлиләр. Дәү әтиемнең бакый дөньяга күчүенә дә бер ел була. Ә дәү әнием хәзерге көндә, 40 елга якын хөкүмәт эшләрендә эшләп, лаеклы ялда. Без - оныкларының барлыгына куанып, безгә төрле яктан булышып, авылдашларының хөрмәтен сизеп гомер итүен дәвам итә.
Мин үземнең дәү әнием белән горурланам, һәм аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Исән - сау бул дәү әнием!
Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!
9 нчы сыйныф укучысы Габитова Ильмира.
Коррупциягә юл юк!
Әхлаксызлыкны сайлап алган өчен аклау юк.
Шефтсбери Антони Эшли Купер.
Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Без аның белән сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, хокук саклау органнары оешмаларында да очрашабыз. Коррупциягә каршы көрәш соңгы елларда дәүләт тарафыннан бик нык тикшерелә башлады. Әле телевидениедән, әле газеталардан ришвәт алуда гаепләнүче район хакимияте башлыклары, институт укытучылары, табиблар турында еш ишетергә туры килә. Ләкин шуңа да карамастан, илебездә коррупция чәчәк атуын дәвам итә.
Ришвәтчелек хәзер генә түгел, безнең эрага кадәр дә булган дип исбат ителә.
Әйе, акча коллары, нәфесен тыя белмәүчеләр элек тә булган, бар, һәм булачак та.
Ләкин алар белән көрәшергә, ришвәтчелекне мөмкин кадәр киметергә кирәк. Чөнки алар безнең җәмгыятебезне җимерүче, зыян салучы кешеләр. Кешеләр... Аларны хәтта кешеләр дип атап та булмый. Чөнки шундый кешеләр аркасында күпме кеше гомере өзелә? Праваны сатып алучылар аркасында күпме авария була, сатып алынган диплом белән эш итүче табиблар аркасында күпме кеше гарип кала, тиешле медицина хезмәтен ала алмый.
Татар халкында “Кемнең кулында - шуның авызында” дигән мәкаль юктан гына барлыкка килмәгәндер. Ришвәтчелеккә караган бик урынлы мәкаль бу. Әйе, җәмгыятебездә үз хокукларыннан файдаланып, кешеләргә зыян салучылар турында еш ишетергә туры килә. Әгәр дә җитәкче урыны белемле, гадел, әхлаклы кешегә бирелсә, ришвәт бирүләр дә кимер иде.
Ә бездә ул урын күпчелек очракта “блат “ буенча бирелә. Әлбәттә, барлык җитәкче кешеләрне дә бер калыпка салып, гаепләп булмый. Алар арасында да мәрхәмәтле, яхшы күңелле, үз эшенә тугры булучылар да бар.
Кеше язмышын хәл итү зур җаваплылык сорый, әгәр дә син җитәкче кеше икән, кешенең ярлымы, баймы икәненә карамастан, аңа гадел рәвештә хезмәт күрсәтергә тиеш. Икенче яктан, ришвәтчелекнең киң җәелүенә без үзебез дә гаепле. Больницага барсак “төртәбез”, юл хәрәкәтен бозсак тагын “төртеп” котылабыз. Ләкин бу “майлау”лардан башка да яшәп була бит. Димәк, ришвәтчелекне бетерик дисәк, безнең барыбызга да үзгәрергә вакыт.
Әле күптән түгел презедентыбыз бер чыгышында ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләргә каты җәза бирүне таләп итте. Димәк, боз кузгалырга тора.
Бу дөньяда һәр кешенең яшәүгә, белем алырга, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга, тормышын, намусын, горурлыын сакларга хокукы бар. Мин киләчәктә безнең хокукларыбызны берниниди дә коррупция тартып алмас дип ышанам. Әйдәгез, могҗизаны үз кулларыбыз белән эшлик!
Җамалиева Лилия, 7 нче сыйныф укучысы.
Әгәр мин прокурор булсам (2 урын)
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз“дигән мәкаль татар халкында элек-электән яшәп килә.Әйе шул,тормыш алып бару өчен егет кеше кадак кага белергә, ашарга пешерергә ,төймә тагарга һәм тагын бик күп һөнәрләргә ия булырга тиеш.Ләкин болардан тыш,аның көн күрү өчен төп һөнәре булуы да бик мөһим.Киләчәктә кем булу турында мин кечкенәдән үк уйлана идем.Баштамин, әтием кебек үк газо-вик булырмын, дип хыялландым.Чөнки, ул вакытларда авылларны газлаштыруның иң кызган чагы иде.Мин әтиемнең һөнәренә кызыга да,соклана да идем.
Югары сыйныфта, минем һөнәр сайлауга карашым үзгәрде.Җәмгыятебездәге, хөкем системасындагы гаделсезлекләр,туганнарыбыз тормышындагы вакыйгалар мине уйланырга мәҗбүр итте.Берничә ел элек якын туганыбыз,ниндидер бер исерекнең зур тизлек белән чабуы аркасында,зур авариягә очрап,һәлак булды.Без, яшь түгеп юылмаслык кайгы-хәсрәткә батып йөргән көннәрдә,гаепле кешебез бөтен гаепне безнең туганыбызга аударып калдырган.Ул,тиешле кешеләрне табып, бары-сын да җайлаган,майлаган булып чыкты.Шулай итеп аңа бернинди дә җәза бирел-мәде.Шушы вакыйгалардан соң гадел хөкем барлыгына ышанычым тагын да киме-де,һәм миндә дөреслекне яклаучы,вакытыннан алда ябылган җинаять эшләрен яңадан кузгатучы прокурор булу теләге көннән-көн көчәйде.Мин элегрәк, барлык хөкемне судья чыгарадыр, дип уйлый идем.Ләкин хәзер барлык җинаять эшләренең прокурор аркылы узганын белдем.
Мин газета-журналлардан җинаятьчеләр турындагы мәкаләләрне калдырмыйча укып барам,телевизордан андый тапшыруларны кызыксынып күзәтәм.Көн саен спорт белән шөгыльләнәм,волейбол,баскетбол кебек уен төрләрендә катнашырга яратам.Мәктәптә,урамда,гаиләмдә үземне булдыра алган кадәр уңай яктан гына күрсәтергә тырышам. Гаделлек, таләпчәнлек яшәү принцибыма әверелеп бара.
Булачак прокурор һәрбер нәрсәдән хәбәрдар,законнарны яхшы белүче,физик яктан чыныккан кеше булырга тиеш, дип уйлыйм мин.
Киләчәктә прокурор булам дип уйлаучы кешеләр күп түгелдер,ләкин кемнеңдер җинаять эшләве,яки хаксызга төрмәдә утыруы турында ишетсәк,без һәрвакытта да прокурорның гаделлелеге турында уйланабыз.Кеше язмышын хәл итү зур җаваплылык сорый,әгәр син прокурор булсаң,кешенең ярлымы,баймы икәненә карамастан,гадел хөкем чыгарырга тиеш.
Әле шушы көннәрдә генә яңалыклар бүлегеннән яшь кенә 5 полиция хезмәт-кәренең бер кешене кыйнап үтерүләре турында сөйләделәр.Эшли башлауларына ярты ел гына булган.Күрәсең,бу егетләр үзләренең җитди эшләрен уен гына дип кабул иткәннәр,җинаять кылуларын аңламаганнар.Бәлки,үзләренә бернинди дә җәза булмас, дип өметләнгәннәрдер.Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Рашит Нургалиев аларның бу адымын илеңә,халкыңа,эшеңә хыянәт итү дип,бер генә кешенең дә кешелекнең иң кадерле әйбере- кеше гомерен өзәргә хакы юк дип белдерде.Ә Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка бу җинаять эше өчен шелтә белдерелде.
Әйе,җәмгыятебездә үз хокукларыннан файдаланып, кешеләргә зыян салучылар турында еш ишетергә туры килә.Шуңа күрә прокурор-тәрбияче дә,психолог та була белергә тиеш.Кеше күңеленең иң тирән катламнарын,анда яшеренгән серләрне ачу,башкалар хисабына яшәүчене туры юлга бастыру эше аңа да йөкләтелә.
Минем күзаллавымча,тикшерү,хөкем итү,җәза органнарында эшләүче һәр кеше югары дәрәҗәдә әхлаклы булырга тиеш.Аларга намуслылык ,әдәплелек,гаделлелек , тәрбиялелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар хас булса гына,бездә ялгыш хөкем итүләргә чик куелыр,җинаятьләр саны да кимер иде.Бүгенге прокурор ,уеның һәм хәрәкәтләренең җитезлеге,карарларны тиз кабул итә алуы,заман техникасын оста куллана белүе,утлы коралдан яхшы,төз атуы,физик ныклыгы белән аерылып торса гына,хезмәтендә зур уңышларга ирешәчәк.
Үземдә әлеге сыйфатларның шактыен булдыра алдым дип хисаплаганлык-тан,мин прокурор һөнәрен сайларга уйладым да инде.
Таҗиев Инсаф.
Депутатка хат
Исәнмесез, хөрмәтле депутат!
Безнең мәктәптә парламент дәресләре булып узганнан соң, мин дә, сезгә үземне борчыган мәсьәләләр турында язырга дип, каләмемне алдым. Минем бу хатым сезгә барып җитәр дип өметләнәм.
Мине бик тә борчыган зур мәсьәләләрнең берсе — без яшәгән җирнең, елга-күлләрнең пычрануы, урманнарның киселүе, чүплек оясына әйләнүе. Безнең авыл яныннан гына саф, чиста сулы Ашыт елгасы ага. Без һәр җәйне шунда су коенырга йөрибез. Су буенда халык шашлык пешереп ял итергә ярата. Хәтта су коенырга буш урын таба алмыйсың. Ял итү дә бик яхшы, ләкин алардан соң монда нәрсә генә калмый: ватык пыяла кисәкләре дисеңме, пластик бутылкалар, череми торган пакетлар, консерва банкалары. Шуларның күбесе суга ташланыла. Узган ел су коенганда, минем дустымның аягы пыялага киселеп, шактый гына җәрәхәтләнде.
Кешеләр үзләре яшәгән җирне тәмам пычратырга күнектеләр, моны гадәти бер эшкә саный башладылар. Әгәр дә халык күп ял иткән урыннарга “Кунак булсаң, тыйнак бул”, “Табигатьне пычратмыйк” кебек плакатлар куелса, минемчә, халык та бераз оялыр иде, чүп-чарны үзе белән алып китер иде. Хәер, моңа ышануы кыен, чөнки авылыбыздагы тәртипсезлекне әйтеп бетереп булмый. Авылыбызның уртасында шактый гына зур чүп тавы бар. Күз алдыгызга китерәсезме? Әйе, әйе чүп тавы. Анда “Чүп ташлаган өчен 1000 сум штраф” дип язылган язу тора. Ләкин бу штрафтан куркучы юк, чүп тавы әле дә зураюын дәвам итә. Югыйсә, авылдагы чүпне җыю эше дә яхшы оештырылган. Атнага ике тапкыр җыялар. Нәрсә җитми бу кешеләргә?
Көз көне әтием белән еш кына урманга гөмбә җыярга бардым. Урманның хәлен күргәч, елыйсылар килде. Бөтен җирдә ауган, янган агачлар, чүплек өемнәре... Шундый хәлгә кешеләр генә гаепле дип әйтәсе килә. Чөнки урманда төрле максат белән йөргән кешеләрне очратасың. Берәүләр, ярамаса да, ауга чыгалар; берәүләр ял итәләр: агачларны сындыралар, учак ягалар. Шул учактан янгын чыгып, гектарлаган урманнар янырга мөмкин. Без бер утыруда калдырып киткән чүп-чар өеме урманга никадәр зыян китерә. Минем барлык кешеләргә ишетелерлек итеп : “Нишлисез сез? Табигать –безнең туган йортыбыз. Әгәр дә без аның турында бүген уйламасак, аны сакламасак, безнең киләчәгебез бик начар хәлдә,” – дип кычкырасы килә.
Хөрмәтле депутат, табигать тә сезнең тарафтан яклауга мохтаҗ. Җир Анабызны, аның байлыкларын саклау өчен Сезнең ярдәмегез кирәк!
Төхвәтуллина Айзилә
Законнар кайда туа? (2 урын)
Тормыш дигәне гел без теләгәнчә генә түгел шул.Үзеңнең газиз, яраткан туган илеңнең закон тыңлаучан гражданины булырга теләсәң дә, тирә –юньдә еш кына әлеге закон бозучылар белән очрашырга, алар белән эш итәргә туры килә. Әйе, чыннан да, без телибезме юкмы, әмма тормышта һәр кеше закон калыбында яши.Чөнки законнар булмаса, безнең бөтен тормышыбыз буталчык, ямьсез, гамьсез булыр иде.
Хәзерге көннәрдә Россиядә 143 975 923 кеше яши. Җәмгыятьтә безне таныш һәм ят кешеләр чолгап алган. Һәрберебезнең үз теләге, ихтыяҗы, алар башка кешенеке белән туры килми. Борынгы заманнардан ук җәмгыятьтә тәртип булып , кешеләр бер- берсенә комачауламыйча, барысы да дус-тату яшәсен өчен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлаучы корал кирәк булган. Һәм җәмгыять шундый көчле һәм ышанычлы корал уйлап тапкан. Бу- закон. Шулай да, нәрсә соң ул закон? Моны белер өчен, мин сүзлекләргә мөрәҗәгать иттем. Анда: “Закон - үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр, положениеләр җыелмасы” диелгән. Закон бозган өчен кеше җавап бирә, ягъни юридик җаваплылыкка тартыла. Сыйныф җитәкчесе уздырган парламент дәресендә, Конституция – илнең төп законы икәнен дә белдем. “Конституция” термины латин сүзеннән барлыкка килгән. Урнашу, урнаштыру дигән мәгънәне аңлата. Төп закон, Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән.
Шулай да, бу законнар нигә кирәк дигән сорау мине уйландыра. Әгәр дә законнар юкка чыкса, безнең тормышта нәрсә булыр иде икән? Иң беренче чиратта без, балалар, шатланыр идек. Үзебез теләгән вакытта мәктәпкә барыр идек, теләгәнчә йоклар, уйнар идек. Ләкин бездән тыш, моңа бигрәк тә хулиганнар, кеше талучылар, ришвәтчеләр сөенер иде. Безне алардан саклаучы булмас иде. Бөтен дөняда хаос һәм тәртипсезлек хөкем сөрер иде. "Кайда закон бетә , шунда тирания башлана ", - дип бик дөрес әйткән Уильям Питт.
Әйе, кагыйдәләрсез уен уйнап та, юлда йөреп тә булмый, хәтта ашны да кагыйдәләрне үтәмичә пешереп булмый, чөнки кагыйдәләр тәртип урнаштыралар. Законнар - шул ук кагыйдәләр, алар да илдә тәртип урнаштыралар. Тик кем чыгара соң ул законнарны, кайда чыгаралар дигән сорауга җавапны да мин сыйныф сәгатендә белдем. Законнарны парламентта чыгаралар. Парламент - хакимиятнең тулысынча яки өлешчә сайлау юлы белән төзелгән иң югары вәкаләтле закон чыгару органы. Парламентта законнар төзеләләр, тикшереләләр, тавышка куелып кабул ителәләр. Ә депутатлар аларны тикшерәләр һәм бер тавышка куеп кабул итәләр. Ә сайланган законны инде башкарма орган- хөкүмәт, министрлар кабинеты тормышка ашыра.
Иншамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: законнарны белү, үтәү- бу башкаларга да зыян салмыйча һәм үзең дә зыян күрмичә яшәү, бу барыбыз өчен дә файда гына.
Төхвәтуллина Айзилә



