top of page

Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару тәртибе

Презентация Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару тәртибе

                           

                ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында: “Бөтен балалар да бер үк төрле сәләтле булып туа, аларга ярдәм итәргә генә кирәк”  , – дигән иде.

                Һәр ел саен республика күләмендә төрле темаларга  багышланган фәнни-гамәли конференцияләр еш уздырыла. Аларның һәрберсендә дә катнашасы, җиңәсе килә. Ләкин фәнни- тикшеренү эшләрен башкару шактый күп вакытны ала: иҗади эзләнүләр, материал туплау, тәртипкә салу тиз генә булмый. Бу эш зур җаваплылык, игътибарлылык сорый.  Мине укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы уйландыра. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим һәм актуаль. Ник дигәндә, мондый мәктәпләрдә белем алучы балалар арасында татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларның саны артык күп түгел. Ә укучыларны эзләнү-тикшеренү белән шөгыльләндерә алу бик зур мөмкинлекләр ача, укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Әдәбият белән кызыксындыру да аеруча нәтиҗәле. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан, аларны фәнни тикшеренү эшләренә тарту буенча үземнең  тәҗрибәмне тәкъдим итәсем килә.

                 Фәнни-тикшеренү эшләрен башкаруда тикшеренү методы төп урынны алып тора. Галимә Д.Ф.Заһидуллина тикшеренү ысулы укучы эшчәнлеген үзәккә куя, дип язган. ФДБСны тормышка ашыруда нәкъ менә шушы шартның үтәлеше әһәмиятле бит. Шулай булгач, безнең фикеребезчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту – бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган иң үтемле алымнарның берсе.

                   Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык кичереп калмыйлар, хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр. Реферат, сочинение белән фәнни-гамәли эшләрнең аермасын белмиләр, фәнни- гамәли эш урынына реферат, сочинениеләр җибәрәләр. Шуңа күрә мин үз алдыма максат куйдым: укучыларга фәнни-тикшеренү эшләрен башкарырга өйрәтү. Максатыма ирешү өчен 6-7 нче сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү бурычларын билгеләдем.

            Айбашта ел саен уздырыла торган фәнни-гамәли конференциянең нигезләмәсен алганнан соң,  бездә анда катнашу теләге туды. Без укучым белән конкрет бер тема сайлап, үзебезчә, бик ныклап әзерләндек, катнаштык. Татар халкында “Йөргән таш шомара , яткан таш мүкләнә” дигән мәкаль бар. Без дә анда катнашканнан соң, үзебезнең җитешсезлекләребезне күреп, эш темасының актуаль булуы, аны төгәл итеп ачып бирү, материалның таләпләргә туры китереп бизәлүе, кулланылган әдәбият, күрсәтмә әсбапларның җитәрлек булуы, чыгыш ясау культурасы, сорауларга дөрес җавап бирү- төп шартлардан саналуын белеп кайттык.

       Икенче юлы  бу шартларны күз алдында тотып, Фатих Әмирхан исемендәге бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга уйладык.  Иң беренче эш итеп укучылар Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, аның әсәрләрен укыдылар,  үзләренә якын теманы сайлап алып, материал тупларга керештеләр. Тема сайлау буенча өч төркем барлыкка килде.Беренче төркем “ Фатих Әмирхан иҗатында тәрбия мәсьәләләренең чагылышы” темасын, икенче төркем “ Фатих Әмирхан иҗатында хатын кызларның аянычлы язмышы” темасын, ә өченче төркем “Фатих Әмирхан һәм Коръән” темасын сайладылар.Алар материал туплауда  авыл китапханәсенә, газета- журналларга, интернетка  мөрәҗәгать иттеләр. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупларга тырыштым.

        Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башланды.Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыкланды, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнде, шул нигездә эшнең планы төзелде. Боларны билгеләгәннән соң кереш өлешен язырга өйрәндек.  Кереш өлештә укучыларга үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели,   теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, эзләнү-тикшеренү методларын, әhәмиятен күрсәтә белергә кирәклеге аңлатылды.

        Фәнни хезмәт язган чорда бәхәсле мәсьәләләрне дә чишәргә туры килде. Теге яки бу фикер буенча каршылыклар да килеп чыккалады, дөресрәге, язучының әсәрләрендә очраган каршылыклы фикерләр сәбәпче булды боларга. Һәр укучы да үзе өйрәнгән әсәрнең фикерен дөрес дип саный, шуңа күрә бәхәсне чишү өчен, башка  әсәрләрне дә чагыштырып, уртак фикергә килергә ярдәм иттем. Мондый ситуацияләр эшне тагын да кызыклырак иттеләр. Күргәнегезчә, укытучы фәнни хезмәтнең җитәкчесе буларак, даими рәвештә укучылар белән элемтәдә торырга һәм ярдәм итәргә тиеш.

         Төп өлешне язганда  шактый ук кыенлыкларга очрадык. Чөнки  эшнең яртысын авторның биографиясе алып торса, икенче өлешендә  бала бик мавыгып әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыга. Бу кыенлыктан чыгу өчен башта сайлап алынган әсәрләргә анализ ясадык , бер- берсе белән чагыштырдык, һәм нәтиҗә чыгардык.Төп өлештә  hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бару һәм фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләрге карата үз позициясен белдерү  мәҗбүри. Мисал өчен “ Фатих Әмирхан иҗатында хатын кызларның аянычлы язмышы”  темасына язылган эшне алыйк. Эш барышында без  әдип иҗатындагы хатын-кызларны  аянычлы язмышка китерүче төп сәбәпләрне ачыкладык.  Бу эшне башкарганда миңа  укучымның татар хатын-кызлары, аларның язмышы турында тирән фикер йөртүе ошады. Без  Фатих Әмирханның берничә әсәрен сайлап алып, шулар аша татар хатын-кызларының киенү, яшәү рәвешләрен, гыйшык мәсьәләсен тикшерде,  Корьән белән чагыштырдык,  мисаллар ярдәмендә аңлатып бирдек.

        Бу бүлектә без шул чордагы татар  хатын –кызларының Урта Азиядә яшәүче мөселман хатын-кызларыннан үрнәк алуларын ачыкладык. Ә Урта Азиядә яшәүче хатын-кызларының ни өчен бөркәнчек ябуларын белү өчен безгә шактый эзләнергә туры килде һәм а җавапны без мөселман календареннән таптык. Икенче бүлекне  без “Богауланган мәхәббәт” дип атадык,  чөнки һәрбер хатын- кызга хас булганча, безнең геройлар да гашыйк булалар, яраталар. Ләкин һәрбер очракта да, мәхәббәт тарихы уңышсыз тәмамлана.Чөнки татар кызларына рус егетләре белән аралашырга ярый, ә кияүгә чыгарга ярамый.  Мөселман егетләре белән дә үзе теләгәнчә аралашырга тиеш түгел.

       Моннан чыгып, без укучылар белән  хатын-кызның фаҗигале язмышында урта гасырчылыктан калган яшәеш рәвеше, халыкның наданлыгы, артта калганлыгы, шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре гаепле дигән нәтиҗә чыгардык.

        Йомгакта без тикшеренү барышында алынган  эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләрен күрсәттек. Нәтиҗәләрнең кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин. Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә. Фәнни эшебездә йомгаклаудан соң әдәбият исемлеге урын алып тора. Безнең әдәбият исемлеге 7 чыганакны үз эченә алган.

Фәнни- тикшеренү эшләрендә кушымта ягъни презентация булуы хуплана.

Презентация темадан читкә дә китмәскә һәм фәнни эшне кабатламаска да тиеш.

       Менә фәнни- тикшеренү эшләре тәмам. Ләкин моның белән генә эш бетми әле. Иң авыры- эшеңне яклый белергә кирәк. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Укучыларда чыгыш язу кайбер кыенлыклар тудырды, алар нәрсә язырга белмәделәр. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәген, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак икәнлеген аңлаттым. Әзер эшләрне яклау  өчен мәктәптә конференция үткәрдек. Кайсыбер укучылар чыгыш ясаганда каушап калалар.Ә конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.   Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

        Республика конференциясенә җибәрү өчен без һәр өч төркемнән дә берәр эшне сайлап җибәрдек. “Фатих Әмирхан һәм Коръән”, “Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы” дип аталган тикшеренү эшләре икенче турга узгач, укучыларда иҗат дәрте артты. “Апа,  миңа яңа тема бирегез әле” дип арттан йөрделәр. Без республикада икенче урынны яулап кайттык. Тагын шунысын әйтеп үтәсе килә, укучылар чыгышны кәгазьдән укырга тиеш түгел, ә үзе яттан сөйли белергә һәм сорауларга кыска, төгәл җавап бирә белергә дә тиеш. Жюри әгъзалары моңа бик нык игътибар итәләр. Җиңеп кайтканнан соң фәнни-тикшеренү эшләренең тәртибен белеп эшләсәң, бернинди кыенлыгы да юк икәнлегенә инандык, хәзер мондый конференцияләрдә еш катнашабыз һәм җиңүләр дә яулыйбыз.

  Эш нәтиҗәләре

            Керүчеләр саны

   Вакыйгалар календаре
         Һава торышы

Безнең мәктәбебезне генерал- полковник, СССР ның оборона Министры урынбасары - Ачалов Владислав Алексеевич тәмамлаган.

         Безнең мәктәп
        Уртаклашырга
  • Vkontakte Social Icon
  • Facebook Social Icon
  • Twitter Social Icon
  • YouTube Social  Icon
  • Pinterest Social Icon
  • Instagram Social Icon
                Меню 
     Аралашып яшик

Отлично! Сообщение получено.

Тухватуллина Зулейха. Сайт создан на Wix.com

bottom of page